Мөслим юлында булган коточкыч юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән
11 июньдә Татарстанның Мөслим районында Мөслим – Иске Сәет трассасында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Volkswagen машинасының 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган KIA маркалы җиңел машинага юл бирмәгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә KIA машинасындагы 9 яшьлек кыз һәлак булган. Шулай ук KIA машинасындагы йөртүче һәм бер пассажир, Volkswagen машинасындагы дүрт кеше төрле травмалар алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев