Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөслимдә тавыклар яшькелт-зәңгәр йомырка сала башлаган

Бу атна ахырында Пасха бәйрәме. Әлеге бәйрәмгә православие дине вәкилләре кулич пешерә, йомыркалар буйый. Амераукана токымлы тавык асраучылар алай мәшәкатьләнеп тормый. Чөнки тавыклары үзләре үк төсле йомырка сала.

Мөслим районында Мәрьям Саламаеваның тавыклары әнә зәңгәрсу-яшькелт төстә йомыркалар салган, дип яза Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге. Мәрьям аларның нинди токымнан икәнен белми, аңа тавыкларны туганнары бүләк иткән булган.

Казанның бер бистәсендә яшәп, хуҗалыгында егерме биш төрле токымлы тавык асраучы Раил Рәхимҗановка шалтыратып, зәңгәрсу төстәге тавыкларның нинди токымлы булырга мөмкинлеге турында сораштык без. Раилнең әйтүенчә, бу Амераукана токымлы булырга тиеш.
 

 

Реклама

Бу тавыклар үзләре дә берничә төстә була икән. Шул ук зәңгәр төстә дә булалар, хәтта лаванда төсе дә бар, ди Раил. Йомыркаларны бу тавыклар көн аралаш сала икән, тәме әз генә бытбылдыкына охшаган.

– Бу тавыкларны асрауда әллә ни кыенлыклар юк, көчле токым саналалар, авырмыйлар, иммунитетлары көчле, – ди ул.
Әйткәнебезчә, Раил унбиш еллап инде токымлы тавыклар асрый. Иң яратканы – Брама токымлылары. Алар бик матур, тыныч, яхшы гаилә башлыклары да, ди әңгәмәдәшем. Аларның бер атналык чебиләрен ул 150 сумнан сата.
 

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев