«Мунчага бабай белән киттем, Ләйсән белән кайттым»
«Өйләнүем төштәге кебек булды», - ди Актаныш егете Ленар.
Шулай беркөнне хезмәттәшем Дамир белән икебезне чираттагы командировкага җибәрделәр. Бу юлы республиканың иң ерак районнарының берсенә эләктек. Барасы предприятиенең кайсы урамда икәнен ачыклап йөргәндә, каршыбызга кечкенә генә буйлы бер кыз очрады. Бик сылу да, артык чибәр дә түгел, ләкин коңгырт-яшел күзләренең акыллы карашы бер күрүдә әсир итте мине. Юлны өйрәткәннән соң, өйләре каршында туктатып төшердек. Бераз сөйләшеп торган арада минем буйдак, аның да кияүдә түгел икәне ачыкланды. Фамилияләребез бертөрле булып чыкты. Ул моңа карата шаяртып: «Үләнешсәк, алыштырасы да юк икән...» – дип, әйтеп куйды. Иң гаҗәпләндергәне, мишәр кызы безне, гел дә таныш булмаган егетләрне, үз өйләренә кичке ашка чакырды.
«Кунакханәнең ашханәсендә ризык бик сыйфатлы түгел. Көнгә бер тапкыр булса да, ашказанызга тәмле өй ашы керер, килми калмагыз. Мунча да көн дә ягулы безнең. Килми калмагыз, яме?», – дип, вәгдәбезне алып, елмаеп саубуллашты. Кичен Дамирның ниндидер башка эше килеп чыкты. Ә мин янәшәдәге кибеттән чәен-конфетын алып, кунакка тәвәккәлләдем. Күңелдә ниндидер курку-шом булса да, барасы-күрәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты…
Туй өстәленә тиң нинди ризыклар әзерләгәннәре турында әйтеп тормыйм. Ләйсәннең әнисе Кафия апа һөнәре буенча пешекче икән, һәммә ризыгы телеңне йотарлык. Мактый-мактый ашыйм, бераз мәй дә эчеп алдык. Күпмедер вакыттан соң хуҗа мине мунчага дәште. Анда кергәнем истә, ә менә ничек, кем белән юынганымны анык кына хәтерләмим. Шунысы минем өчен табышмак булып калды: кай арада бабай булачак хуҗа чыгып киткән дә, мин киенгән арада янымда ... Ләйсән пәйда булган. Тик шунысы хак – мунчадан Ләйсән белән бергә кайтып кердек. Ишекне ачып керүебезгә, өстәл янында…
Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев