Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мыеклы әрсез «журналист»

Аеруча җитәкче урынында утырырга ярата.

Журналистлар редакциясендә – яңа хезмәткәр. Исеме Василий. Эшкә вакытында килә, вакытында кайтып китә. Акча сорамый. Әмма сыйлаганны һәм сыйпаганны ярата. Сүзебез песи турында.

«Ничек ияләшкәнен үзебез дә сизми калдык. Иртән сәгать 7дә үк килеп җитә, кич 5-6да гына кайтып китә. Соңга калса, хуҗасы эзләп килеп ала», – ди вахтёр Антонида Вильданова. 

Газета-телевидение кабинетларының берсен калдырмады. Һәр почмакны яттан белә, хәтта кемнең кайда утырганын да. Беразга чыгып торсаң, урындыгыңа менеп кунаклый. Җитәкченеке дип тә тормый.  

«Шәһри Чаллы» редакторының бүлмәсенә китап куярга дип кергән идем, креслосына менеп утырган. Күрсәгез сез аны! Күзләрен ялтыраткан, акыллы кыяфәт чыгарган – чын хуҗа инде. Беркемнең дә креслосына утырмаган бит! Баш редакторныкын сайлаган», – ди елмаеп «Мәйдан» журналы редакторы Ризидә Гасыймова.   

Әрсез хезмәткәребезгә сүз әйтүче юк. Киресенчә, аны яраталар. Аеруча бухгалтерияга кереп китеп югала ул. Күрәсең, анда тәмлерәк ашаталар.  

«Иртән килүемә гел кабинет төбендә көтеп утыра. Паштетлар сатып алып киләм аңа. Кубик сыманын гына ярата. Ашый да, урындыгыма утырып башта битен юып ала. Аннан кабинеттан чыгып, аяк-кулларын чистарта. «Культурный» шундый. Яңадан керә дә өстәлемә ятып ял итә», – ди «Челнинские известия» редакциясе бухгалтеры Татьяна Эпова.  

«Эшләргә комачауламыймы соң?» – дим. «Юк, зыяны тими. Тыныч бит ул. Көннең икенче яртысында телевидениенең реклама бүлегенә кереп китә. Төшке ашны шунда ашый», – ди.  

Васяның хуҗасы редакция янындагы йортта яши икән. Үзе белән таныштык. «Вася кайда микән?» – дип килеп керде ул беркөн. «Юристта ул. Әле сәгать 3 кенә. Эш вакыты бетмәде», – дип көлә вахтёр. Песи дә кайтырга теләми – юристның муенына сарылган.  
Хуҗасы «улым» дип тә карый, ялына, Вася колагына да элми. Песигә 12 яшь икән. 3 ел элек урамнан алганнар. Дөресрәге, үзе килеп кергән.  

«Ишекне ачкан идек, керде дә китте. Нишлисең инде?! Рәхим ит, дидек. Шуннан бирле безнеке булып санала. Әмма өйдә торганы юк. Гел урамга чыгам, дип кычкыра. Хаҗәтен шунда үти. Лифт белән генә йөри. Караватны тырнамый, зыян китерми – шундый акыллы песи», – ди Миләүшә Сафиуллина.   

Күптән түгел редакциябездә тагын бер песи баласы пәйда булды. Анасы китереп ташлап китте. Кеше үткән-киткән саен бәләкәч подвал тишегенә кереп кача. Вася килсә, ялт итеп йөгереп чыга. Артыннан калмый. «Тора-бара бу куркак та әрсезгә әйләнмәсә ярый инде», – ди вахтёр. Ул вакытта эшкә йөрүчеләр арта бит. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев