Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «79 млн сум... претензияләрне кемгә белдерәчәкбез?»

Җылылык өчен түләү срогы чыккан бурыч җыелган.

1 апрельгә җылылык өчен идарә итү компанияләренең 685,5 млн сум бурычы җыелган. Шуларның 79,2 млн сумы – күпъеллар җыелып килеп түләнмәгән бурыч. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда түләү срогы чыккан бурыч суммасы 23 млн сумга кимрәк.

«Ремжилстрой», «Паритет», «ДОМиКо», «Строим будущее», «Татпромтек», «Яшьлек-Фонд», «Уютный двор», «Центральный» һәм «Комсомольский» идарә итү компанияләре сезонны бурычларсыз япкан. Кара исемлектәге компанияләрне Илья Зуев атамады. Әмма мэр Наил Мәһдиев шелтә белдерде. 

“79 млн сум... сатып алынмаган торбалар, задвижкалар һәм кыш көне кирәге чыгачак башка җайланмалар. Претензияләрне кемгә белдерәчәкбез?” – диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев