Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Докладлар бик матур, әмма эчтәлеге дөрес булсын!»

Мэр җәйге лагерьларда тәртип таләп итә.

Быел Чаллы лагерьларында 19250 бала ял итәчәк. Шәһәрдән читтә 8 лагерь эшләячәк. Шулай ук 53 мәктәп яны лагерьлары һәм 51 хезмәт һәм ял отрядлары ачылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Мэр Наил Мәһдиев балаларның җәйге ялын ТР Роспотребнадзор идарәсенә һәм МЧС хезмәтенә контрольгә алырга кушты.

«Докладлар бик матур, әмма аның эчтәлеге дөрес булырга тиеш. Балалар туклануын, яшәвен, янгын куркынычсызлыгын –  бөтенесен дә җентекләп тикшерергә кирәк. Безнең өчен иң кадерлесе – балалар. Таләпләр катгый, балалар сакланган булырга тиеш», – диде мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев