Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Җиңү көне безне теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә»

Хәрби парад, почетлы каравыл....

Чаллыда Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар "Ватан-Ана" мемориал комплексы янында парад белән дәвам итте. Анда студентлар, кадетлар, кавалерия, Чаллыда Хәрби көчләр өчен җитештерелгән заманча техника һәм Бөек Ватан сугышы еллары техникасы катнашты.

Парад Россия, Җиңү, Татарстан һәм Чаллы флагларына тигезләште. Әләмнәрне шәһәребезнең кадет мәктәләре укучылары, политехника көллияте студентлары чыгарды. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бирегә килүчеләрне бәйрәм белән котлады:

"Хөрмәтле Чаллылылар, шәһәр кунаклары, кадерле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Безнең һәрберебез өчен 9 май - төп, кадерле һәм бөтенхалык бәйрәме. Бу - горурлык, хәтер һәм рәхмәтле булу көне. Ул буыннарны берләштерә, тынычлыкның кыйммәтен, рух көчен, халкыбызның бердәмлеген  искә төшерә. Җиңүгә Чаллы халкы зур өлеш кертте.

Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең белән горурланабыз! Һәм сезгә тигезләшәбез. Сезнең батырлык һәр Чаллы кешесе йөрәгендә саклансын һәм балаларга, оныкларга, оныкчыкларга күчсен өчен барсын да эшләячәкбез. Киләчәк буын вәкилләренең илбезне нык яратуына, традицияләрне саклавына һәм бабаларының үлемсез батырлыгые мәңгегә хәтердә сакларларына ышанам. Җиңү көне безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә. 

Бүген илебез кыенлыклар кичерә. Махсус хәрби операция Чаллының - битараф булмаган һәм актив кешеләр шәһәре икәнен тагын бер раслап, халыкны без хәрбиләребез белән горурланабыз", - диде. 

Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Светлана Захарова Рәис Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

36 җитәкче, депутлар Мәңгелек ут янында почетлы каравылла торды.

 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 81 еллыгы