Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «KamaRooms»ка 16 тапкыр янап шалтыраткан булганнар...»

Чаллы мэры отель кунаклары һәм хезмәткәрләренең янгыннан исән калу серен әйтте.

Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр МЧС хезмәткәрләре 136 балалар бакчасын һәм 83 мәктәпне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерәчәк. Кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәсә, күңел ачу чаралары үткәрелмәячәк. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шулай дип белдерде. Мисал итеп ул "KamaRooms" кункаханәсен китерде. Исегезгә төшерәбез, 28 ноябрьдә биредә янгын чыккан иде. 

"KamaRooms"та янгын чыккач, икенче көнне хуҗасы Светлана Гомбергтан, 6 минут эчендә шулкадәр кешене эвакуацияләүгә ничек ирештегез, дип сорадым. Ул: "Ел дәвамында 16 тапкыр ялган террористлар шалтыратты. Без һәрвакыт эвакуация үткәрдек", - дип җавап бирде. Кунакханәдә эшләүчеләрнең һәммәсе ишекне тиз ачып, кунакларны урамга чыгаруны өйрәнеп беткән. Шул тренировкалар ярдәмендә алар янгыннан котылган да", - ди мэр. 

Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдәге янгын сүндерү җиһазларын (огнетушитель), янгын чыкса, чыгу юлларын тикшергәндә дә эвакуация мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты.

"Объект янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәсә, бернинди чаралар да үткәрелергә тиеш түгел. Беркемнең дә хәленә керергә кирәкми, җитәкчеләр кечкенә балалар түгел", - диде Наил Мәһдиев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев