Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» футбол командасының бюджеты күпме?

Чаллы футболчыларына кемнәр ярдәм итүе билгеле булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген «КАМАЗ» футбол командасы белән очрашты. Башта ул махсус хәрби операция зонасына барып кайтуы турында сөйләде. «Теләсә кайсы шәһәр мэрының беренче бурычы хәрбиләргә ярдәм итү», – диде ул. Аннары «КАМАЗ» футбол командасы эшчәнлегенә күчте. Клуб учредительләре тарафыннан барлык йөкләмәләрнең үтәлүен әйтте. «Бюджетны арттыру юнәлешендә эшлибез», – дип искәртте. 

Узган ел нәтиҗәләре буенча бюджет 250 млн сумга якын. Төп иганәчеләр – ТР Рәисе һәм Чаллының сәнәгать предприятиеләре. Команда тренеры Илдар Әхмәтҗанов әйтүенчә, кадрлар белән тәэмин ителеш 90-95%.  

Наил Мәһдиев командага лаеклы уеннар һәм уңышлар теләде. 2023-2024 сезон уеннары Красноярский, Тула, Саратов һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак. Чаллыда беренче уен 10 августта була. Бу көнне «КАМАЗ» футбол командасы үз кырында Мәскәүнең «Торпедо» командасын кабул итәчәк. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры «КАМАЗ» футбол командасы