Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Камытны салуына шатлана»

Җитәкче эштән китте.

 «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предпритяиесе директоры Марат Анисимовның контракты тәмамланды.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Марат Анисимовның эштән китүен хәбәр итте:  

 «Хезмәттәшебез «Автомобиль юллары предприятиесе» җитәкчесе вазифасындагы эшчәнлеген тәмамлады. Бу вазифада ул үзен тырыш, намуслы җитәкче итеп күрсәтте. Шәһәр җитәкчелеге куйган барлык бурычларны үтәде. Аның контракты тәмамланды һәм ул башка эшкә күчерүне сорады», – диде. 

Марат Анисимов үз чиратында: «Бергә эшләгән хезмәттәшләремә рәхмәт. Наил Гамбәрович беренче көннән башлап соңгы эш көненә  кадәр төрле яктан  даими  ярдәмегез һәм сездән алган тәҗрибә өчен рәхмәтлемен», – диде. 
«Ул үзеннән авыр камыт салганына сөенә», – дип йомгаклады мэр һәм Марат Анисимовка Рәхмәт хаты тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пад Чаллы мэрыннан Марат Анисимов