Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Кемдер ишетми һәм күрми, ахрысы”

Чаллы мэры канәгатьсезлек белдерде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту икеайлыгында катнашмаучыларны тәнкыйтьләде. Тиздән 9 Май бәйрәме. Шәһәрнең күп кенә территорияләре һаман чистартылмаган. Һәм сүз җәмәгать урыннары турында гына түгел. Бу сәнәгать, төзелеш объектлары территорияләрен дә кагыла. 

“Чаллы оешма-предприятиеләрнең, шәһәр халкының күбесе үтенечкә колак салды. Әмма бөтенесе түгел. Күпләр шәһәребездә чиста булырга тиешлеген аңлап җиткерми сыман. Кемдер ишетми һәм күрми, ахрысы. Без әлегә санитар икеайлыкта катнашырга гына чакырабыз. Сорыйбыз. Соңыннан таләп итәчәкбез. Әлеге чараны кулланасы килми», – диде мэр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев