Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Кызлар гына матур булмый ул!»

Мэр нәрсә сөйли?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонтланган йогышлы авырулар хастаханәсен карады. Быел төзекләндерү эшләре Д блогында – администрация бинасында барды. Мэр һәр бүлмәне карап чыкты.  

«Карагыз әле, ничек үзгәрде! Танымаслык. Матур, сыйфатлы. Кызлар гына матур булмый. Ремонт та матур була! Палаталарда пычрак, салкын, таушалган кебек претензияләр бүтән булмаячак. Исегездәдер, вакыты җиткәч, барысы да хәл ителәчәк дигән идем. Бүген хастаханә эшчәнлеге өчен бөтен шартлар да тудырылды» – диде мэр. 

Йогышлы авырулар хастаханәсе 2018 елдан бирле ремонтлана. Шул вакыт эчендә 6 корпус (В1, В2, Д, А, Б, Г) капиталь төзекләндерелде. 35 мең кв. метрдан артык мәйдан тулысынча яңартылды. Бу максатка республика бюджетыннан 3 млрд сумга якын акча бүлененп бирелде. Аның 850 млн сумы медицина җиһазларын алуга тотылды. 

«Әлеге ремонт ярдәмендә без тик торган 7 мең кв.м. мәйданны кулланырлык итеп ясадык. Подвалларны җиһазландырдык, анда хәзер рәхәтләнеп эшләрлек», – ди Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Ришат Ногманов. 

Йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт дәвам итәчәк. Бу юлы администрация бинасыннан төрле корпусларга илтүче коридор, ягъни галереяны ремонтларга уйлыйлар. Аны җылытып ясаячаклар. Шулай ук транспорт кабул итү үзәген төзекләндерү максаты тора. Куркыныч инфекцияле пациентларны китерүче автомобильләрне юу блогы да булдырылачак.  

«Бу эшләрне башкарып чыгару өчен өстәмә 145 млн сум акча кирәк. Моннан тыш, тагын 20 млн сум таләп ителә», – диде «Евростиль» компаниясе генераль директоры Илнар Гайсин. 

Калган эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар. Шулай ук хастаханә янын да яшелләндерәчәкләр, агач-куаклар утыртачаклар.  

Исегезгә төшерәбез, Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе 1984 елдан алып 6 ел дәвамында төзелә. Бүгенге көндә ул Чаллыдан тыш, 17 район халкын кабул итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев