Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Тагын 10 мең төп агач утыртырга кирәк!»

Мэр шәһәрне яшелләндерү буенча эшләрне беренче суыклар башлануга кадәр дәвам итәргә кушты.

Чаллы мэры эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә узган атнадагы сыман шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту темасыннан башлады. "Чаллыда мәктәпләр төзелә, юллар салына. Яхшы. Әмма яшелләндерү һәм чистарту турында да онытырга ярамый", - ди ул. 

"Көзге өмә кысаларында шәһәрдә 22 мең 457 төп агач утыртылды. План буенча 22 мең иде", - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. Әмма Наил Мәһдиев план белән генә чикләнергә уйламый. Беренче суыкларга кадәр тагын 10 мең агач утыртырга сорый. 

"Без эшкә план үтәр өчен генә йөрмибез. Шәһәрдә агач утыртылмаган территорияләр бик күп. Мәләкәс аръягы, 62, 63, 65 комплекслар бар. Узган атнада Җиңү паркында да 350 төп чыршыга урын таптык. Анда утыртыр урын юк та сыман, югыйсә, әмма эзләсәң табыла", - ди мэр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев