Наил Мәһдиев: “Уеннан уймак чыгармагыз!”
Мэр Яңа ел кичендә тәртип һәм иминлек саклауга зур игътибар бирүне сорады.
31нче декабрь, Яңа ел кичендә “Азатлык” мәйданында 170 полиция хезмәткәре кизү торачак. Шулай ук халык иминлеген тәэмин итүгә Росгвардия, “Форпост” яшьләр оешмасы, шәхси сак оешмалары, муниципаль хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк. 23 ЮХИДИ экипажлары эшләячәк.
Мэр халык күп җыелган урыннарда тәртип һәм иминлек саклауга зур игътибар бирүне сорады.
"Яңа ел күпләр өчен бәйрәм. Әмма Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куючылар һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен ул эш көне. Илебез хәрби операциядә катнаша, онытмыйк. Үзегез беләсез, Яңа ел бәйрәмен һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкиннәр. Инде Мәскәүгә генә ничә тапкыр беспилотниклар җибәрделәр. Чаллы - зур сәнәгать шәһәре. Саклык чаралары тиешенчә күрелергә тиеш. Уеннан уймак чыгармагыз. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев