Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев зур акча эшләү ысулын әйтте

Узган ел шәһәр бюджетына кертемнәр 20 процентка арткан.

Сүз маркетплейслар турында. Бүген Казанда электрон ресурслар аша сатуга багышланган брифинг узды. Анда Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә чыгыш ясады. 
Шәһәр башлыгы әйтүенчә, Чаллыда 25 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән. Алар ярдәмендә 90 мең кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. 

-    “Камаз” заводында 30 мең кеше эшли. Уйлап карасагыз, монда 90 мең кеше! Моннан тыш, үзмәшгульләр дә бар. Аларның саны да 30 меңнән артык. Санкцияләр кертелгән вакытта кече бизнес локдаунда булырга тиеш сыман. Әмма юк! Эшлиләр. Узган ел шәһәр бюджетына кертемнәр 9 миллиардтан 11 миллиард сумга җитте, - дип сөйләде мэр.

Мондый уңай үзгәрешнең сәбәбен Наил Мәһдиев Республика ярдәменнән күрә. Узган ел федераль һәм республика программаларына 16 миллиард 500 миллион сум акча килгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сату