Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

Шәһәр мэры 48/20 йорттагы шартлауда зыян күрүчеләргә ярдәм итү фондының исәп-хисап счетына 700 мең сум тирәсе акча керүен билгеләп үтте - бу хакта Шәһәр Советының депутатлар корпусы мөрәҗәгать итте.

«Матди ярдәм күрсәтеләчәк, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, — дип билгеләде Наил Мәһдиев. - Барысы да зыян күргән мөлкәтнең торышын бәяләүдән чыгып эшләнәчәк. «Единая Россия» фракциясеннән Шәһәр Советы депутатлары акчаларны беренче булып исәп-хисап счетына күчерә башладылар, алар счет ачу инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр һәм ул хупланды».
10 нчы подъездда әлегә тәрәзәләре булмаган фатирларга кешеләр күченмәгән - тәрәзәләр урнаштырылганнан соң, чаллылылар үз торакларына әйләнеп кайта алачак. 12 нче подъездга чаллылар тиешле бәяләмәдән соң күченә алачаклар.
Шартлау булган 11 нче подъезд авария хәлендә. Хәзерге вакытта 4 һәм 5 каттагы түшәм плитәләрен сүтү бара, 18 КАМАЗ төзелеш чүп-чары чыгарылган инде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 кат тулысынча демонтажланачак.
«Профит» компанияләр төркеме башкарма директоры Анатолий Кондюков хәбәр иткәнчә, киләсе атнадан тимер-бетон конструкцияләр җитештерү башланачак. Зыян күргән плитәләрне сүтеп алганнан соң ук яңа, ныклы плитәләр урнаштырылачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига