Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле Чаллы мөселманнары! Изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу көнне дин тотучыларның йөрәкләре якты нур белән тула, алар бергә дога кылалар, әти-әниләре янына баралар, мул табын оештыралар, ярдәм итәләр. Ураза бәйрәме мөселманнар арасында игелек һәм гаделлек, мәрхәмәтлек һәм үзара аңлашу идеалларына ышанычны көчәйтә, ул җәмгыятьтә рухи һәм әхлакыйлыкны торгызуга, күпмилләтле шәһәребездә толерантлык һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. 

 Бу матур бәйрәм безгә бәхет һәм шатлык, тынычлык һәм иминлек китерсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә  татулык һәм бер-береңә хөрмәт алып килсен! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                                     Н.Г.Мәһдиев,                                                                                                  Яр Чаллы шәһәре мэры

 

http://nabchelny.ru/news/36683

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев