Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хәзерге вакытта илебез чикләрен саклаучыларны һәм профессиональ хәрби булырга яки Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт итәргә җыенган илебез халкын берләштерүче бөтенхалык бәйрәменә әверелде.

Ватанны саклаучылар көне Россия хәрбиләренең батырлыгы һәм кыюлыгы белән тасвирлана. Котлау сүзләрен бүген, беренче чиратта, фашист илбасарларына каршы көрәштә Ватаныбызның намусын һәм бәйсезлеген саклаган ветераннарыбызга юллыйбыз. Әфганстанда, Чечняда һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның фидакарьлеге, ныклыгы һәм тугрылыгы үсеп килүче чаллылылар буыны өчен югары ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.

Бүген безнең егетләребез яңа белем һәм осталык туплап, Кара диңгез флотының шефлыкка алынган хәрби частьләрендә, 14 нче ракета дивизиясендә, Кремль полкында һәм башка армия бүлекчәләрендә хезмәт итәләр. Без алар белән горурланабыз һәм алар Ватанны саклаучылар исеменә лаек булырлар дип ышанабыз.

Кадерле дуслар!

Тормышыбызда иң кыйммәтле нәрсә – ул тыныч күк йөзе, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, якыннарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге. Ярты миллионлы шәһәр халкы исеменнән дөньяда иң изге һөнәрләрнең берсен үтәүчеләргә рәхмәт белдерәм!  

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, Россиянең саклану куәтен ныгытуда уңышлар, Татарстан һәм Яр Чаллының алга таба чәчәк атуын телим!

Н.Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау