Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәрсә ашасаң, бөергә таш утыра?

Галимнәр кешеләрнең яшен, җенесен, авырлыгын, туклану сыйфатын, диабет булу-булмавын, тәме тарту-тартмавын да исәпкә алган.

Галимнәр фикеренчә, күп итеп шикәр ашасаң, бөерләргә таш утыруы ихтимал. 

Өстәлгән шикәрләр (конфетлар, камыр ризыклары һәм башкалар) ашау бөерләрдә таш ясалу куркынычын арттыра – Кытай галимнәре шундый нәтиҗә ясаган.

Алар 28 мең ир-ат һәм хатын-кыз турында белешмәне анализлаган. Катнашучылар соңгы тәүлектә сироплар, бал яки чиста шикәр ашау-ашамавы турында да әйткән. Нәтиҗәдә рационда өстәмә шикәрләр күп булган саен, бөердә таш булуы ихтималы арткан.

Галимнәр кешеләрнең яшен, җенесен, авырлыгын, туклану сыйфатын, диабет булу-булмавын, тәме тарту-тартмавын да исәпкә алган.

Конфетларда, туңдырма яки камыр ризыкларында булган өстәмә шикәр ашауны чикләү – бөердә таш утырудан котылу мөмкинлеге булуы да ачыкланган.

Бөердә таш булу билгеләре – көчле авырту, күңел болгану, косу, канлы бәвел, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев