Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ветеран журналист Нәсимә Садыйкова: «Шатлыгым эчемә сыймый»

Гадәти нәрсә түгел, Чаллыдан...

 Сабый бала да болай ук сөенмәс түлке! «Бусы да картаю билгеседер инде, әни! - диде кызым, - гадәти генә нәрсәгә дә, биеп китәрлек булып шатлангач!» –  дип көлде үзе рәхәтләнеп!

-Аңламыйсың син! Гадәти нәрсә түгел бит! Бу бит Чаллыдан! Андагы хезмәттәшләрдән, дуслардан, Чаллының үзеннән Сәлам булып килгән котлау һәм бүләк! - дип орышкандай битәрләп алдым үзен…

Өлкәннәр көне уңаеннан килгән котлауны Татарстан Журналистлар берлеге Рәисе Илшат Юныс улы Әминев һәм берлекнең Чаллыдагы оешмасы җитәкчесе Габделхак Мостафа улы Батюшов имзалаганнар. Котлауга җанны сөендерерлек сүзләр язылган: «Хөрмәтле Нәсимә Исхаковна! Республикада һәм Чаллыдагы матбугат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен сезгә рәхмәт белдерәбез! Сез журналистиканы үстерүдә зур уңышларга ирештегез һәм яшь коллегаларыгызга үрнәк булып торасыз.Тормыш сезгә шатлыклы мизгелләрне күп бирсен. Якыннарыгыз, дусларыгыз гел янәшәгездә булсыннар! Сәламәтлек, җан иминлеге телибез! Барысы да әйбәт булсын!»
Мондый котлауга ничек сөенмисең ди инде! Рәхмәт, Илшат Юныс улы, рәхмәт Габделхак Мостафа улы!
Тагы бер кешегә рәхмәт әйтергә тиешлемен икән әле. Котлау хатының артыннан укып белдем: Марсель Җәвид улы Мингалимов Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, «Профит» генераль директоры безгә күчтәнәч алырга мөмкинлек биргән икән! «Лента» кибетеннән товар алу өчен бүләк-сертификат та өстәлгән иде котлау хакына! Казанда 4 «Лента» кибете бар икән. Иң ерагы15 км, иң якыны-3 км ераклыкта мин яшәгән җирдән. Бүген иртүк иң якынына киттем. Әй рәхәтләндем үземне бай кешедәй хис итеп! Элек яныннан үтеп кенә киткән иң кыйммәтле сырны, иң затлы казылыкны, иң-иң саналган, кәһвә, чәйләрне, Камчаткадан кайтарылган иң югары сыйфатлы-иң чып-чын уылдыкны-сөләйман балыгыныкын(!) алдым. Кассага барган идем, сертификаттагы акча гына җитмәс инде моны түләргә, үземнән өстәргә туры килер, дип тора идем, кассирша ханым, әле тагы мең сумыгыз калган, дигәч-кәнфитләр, салатлар төяп килдем... Ике зур пакет белән кайтып киттем өемә…

... Уйламаган җирдән шатлыклар килсен, уйламаган җирдән ризыклар керсен, дибез бит инде иң матур теләкләребездә. Менә шулай булып куйды әле: уйламаган җирдән сөенечләр, нигъмәтләр килде миңа! Әлхәмдүлилләһи Раббил гәәләмиин! Рәхмәт сәбәпче булган кешеләргә: исемнәре өстә аталганнарга! Сертификатны «Татмедиа»да калдырган «Шәһри Чаллы» дагы дусларга, бу турыда хәбәр биреп торган Лариса ханымга-«Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәрриренә! Аллаһ тәгалә әҗер-сәвапларын мулдан биреп, сезне дә уйламаган җирдән кергән нигъмәтләре белән гел сөендереп торсыннар.

Нәсимә Садыйкова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа газета кайтаваз Картлар көне ТР Журналистлар берлеге