Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәзимә Закирова: «Ала карга белән дуслаштык»

80 яше тулып китсә дә, Чаллының иң актив әбиләренең берсе Нәзимә Закирова шәһәр яны бакчасына барып йөри. Ул гына да түгел, аннан сторисларына контент төшереп куя.

80 яше тулып китсә дә, Чаллының иң актив әбиләренең берсе Нәзимә Закирова шәһәр яны бакчасына барып йөри. Ул гына да түгел, аннан сторисларына контент төшереп куя. Соңгы вакытларда Нәзимә ханым үзенең үзенчәлекне кунагын урнаштыра башлады. Аның бакчасына бер карга ияләшкән. Башта ул коймада гына утырган булса, соңгы сторисларда хуҗабикәнең башына ук кунганын күрәбез. Видеоларны ул «Ала карга. 1 (2,3...) серия» дип тә тамгалый.

Нәзимә Гомәровнага шалтыратып аның үзенчәлекле дусты турында сораштык. «Беренче килгәндә коймага кунып карап кына торды. Икенче -өченче көннәрдә якынлаша, сөйләшә башладык. Килеп утыргач тавыш бирә үзе, исәнләшүе, «мин килдем», дип әйтүедер күрәсең. Ә хәзер инде гел дуслашып беттек. Мин аның кайда яшәгәнен белмим. Кич ул кайдадыр очып китә. Бакчадагы сабыннарны бер урыннан икенче урынга алып куя әле. Минем алкаларны бик ярата. Чукып карый. Бармакны авызына каба, ләкин томшыгын кысмый, тешләми. Минем кулдан кура җиләге ашый. Башка әйбер ашатканым юк. Ныгытып ияләшсә, кышын нишләр дип тә борчылам. Шулай да аның белән үземә дә бик кызык булуын яшермим» - ди бакчачы әби.

Нәзимә Закировнаның бакчасы «Дизелист» ширкатендә. Жир кишәрлекләрен бүлгәндә үк алган идек, ди. Моңа кадәр бакчаны тормыш иптәше белән караганнар. Инде 4-5 еллап ул монда ансыз генә килә. «Бакчабыз бик матур безнең. Тормыш иптәшем Әхәтемнең кулы алтын иде. Капкаларны зур итеп, бизәкләп эшләп куйды. Чәчәкләр үстерәм, бик күп җиләк-жимеш агачлары үсә, 3кә 10метр зурлыктагы теплицам бар. Без бит авыл балалары. Кечкенәдән жирдә казынып үскән кешеләр. Шуның рәхәтен, җир ананын җылысын тоеп яшибез һәм эшлибез. Бакча тотарга безне беркем дә мәжбүр итми бит.
Бакчага йөрү өчен шәһәрдә йөри торган транспорт картасыннан файдаланабыз. Без пенсионерлар өчен бик унайлы. «Шамил Усманов» тукталышыннан утырып китәбез. Автобуслар расписание буенча бик төгәл йөри. Моның өчен шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә» - дип уртаклашты. 
Нәзимә Закирова Татарстанның атказанган укытучысы, Хезмәт ветераны, «КАМАЗ» төзелеше ударнигы һәм бик күп мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары, дипломнар иясе. 2023 елда «Дөньякүләм класстагы спорт мастеры» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Нәзимә Гомәровна сугыш чоры баласы. Ул 1941 елның 14 маенда туган. 

Нәзимә Закированың 80 яшендә самолетта очканы турында монда язган идек. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы