Ничә балага коронавируска каршы прививка ясалган?
Яңалыклар тасмасы

Ничә балага коронавируска каршы прививка ясалган?

Вакцинаны әти-әниләрнең язма ризалыгы белән генә ясыйлар.

3 февральгә республикасында 502 балага вакцина кадалган. Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы тагын 200 мең вакцина кайту көтелә. Мәктәпләрдә укуларны дистанцион рәвешкә күчерү турында сүз бармый, уку процессы дәвам итә, – диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бүгенге көндә Чаллыда бер мәктәп тә карантинга ябылмаган. Тик 46 мәктәпнең аерым сыйныфларында дәресләр үткәрелми.


вакцинация балаларгапрививка

Нет комментариев