Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Нур” театры Чаллы журналисты, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесасын сәхнәләштерде

Спектакль беренче татар артисткасы булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның катлаулы тормыш юлы турында.

24-25 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театры Чаллы журналисты, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Яратып туялмадым” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк. Ул беренче татар артисткасы булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның катлаулы тормыш юлы турында. Мәгълүм булганча, автор әлеге сәхнә әсәрен үзенең “Туташ” романы буенча иҗат иткән.

“Моңарчы аны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары куйган иде. Баш режиссер Ренат Әюпов анда Сәхибҗамалның өлкән яшьтәге образын сәхнәләштерде. «Нур» театры исә тамашачыга актрисаның яшьлек чорын да күрсәтәчәк. Пьесаның әлеге сәхнәдә куелуы аеруча истәлекле. Чөнки театр тарихы турыдан-туры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән бәйле. 1912 елда нәкъ менә ул тәүге “Нур” трупасын оештырып җибәрә”, - дип белдерде безгә Айгөл ханым. Иртәгә ул үзе премьераны карарга Уфага китә.

Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.

Төп рольне ике актриса башкара. Чулпан Раянова яшь Сәхибҗамалны уйный. Ул горур һәм кыю, аның алдында әле барлык юллар ачык. Ә олы  яшьтәге Сәхибҗамалны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева гәүдәләндерә. Аның образы күп сынаулар үткән, психиатрия хастаханәсе пациенты,  бер үк вакытта үкенү һәм соклану уята торган гаҗәеп хатын-кыз.

"Спектакльне тын да алмый карыйсың.  Ул бик кызыклы, эчтәлекле.  Анда бик күп артистларыбыз катнаша. Кем белә, бәлкем, киләчәктә әле аны Чаллыга да алып килербез", - дип белдерде "Шәһри Чаллы"га театрның администраторы  Гөлнара Шәйхаттарова.

Белешмә өчен: 

СӘХИБҖАМАЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛА КЫЗЫ (1885–1974) 

Казан шәһәрендә дөньяга килә. Хатын-кызлардан беренче татар артисткасы, милли театрга башлап нигез салучыларның берсе. Татар сәхнәсенең күренекле эшлеклесе. 1907 елда И.Кудашев-Ашказарский труппасында (соңрак «Сәйяр») эшли башлый. 1912 елда Уфада «Нур» исемле икенче профессиональ татар труппасын оештыра һәм 1918 елга кадәр шунда артистка, режиссер, җитәкче була. Гражданнар сугышы елларында фронттагы театр бригадаларында хезмәт итә. Сугыш беткәч, Ижау шәһәрендә яши. Гомеренең соңгы елларын Казанда үткәрә. Чистайда вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев