Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды
Нинди?
Бүген Минзәлә районы суды өч малайны бәрдереп үтергән 37 яшьлек Зилә Хөсәеновага карата хөкем карары чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Минзәлә районында 9, 10, 13 яшьлек малайлар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган иде.
Малайлар Югары Тәкермәненнән Тау асты Тәкермәненә каршы як юлдан барганнар. Аларны Toyota машинасы бәрдергән. Зилә Хөсәенова бер судта, прибор панеленә карап, балаларны күрми калуын әйткән иде.
Дәүләт гаепләүчесе хатын-кызны 4 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрүне сорады. Минзәлә районы суды аны өч елга колония-поселениегә җибәрү турында карар кабул итте. Зилә Хөсәенова 2 елга транспорт белән идарә итү хокукын да югалтты.
Соңгы сүзендә Зилә Хөсәенова елап, балаларның ата-аналарыннан гафу үтенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев