Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Өч ярминкәдә 282 млн сумнан артык бәягә товар сатылды

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстанда өч ярминкә көнендә фермерлар 282,7 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярминкәләрдә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге, шулай ук 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр, 532,3 мең данә тавык йомыркасы, 301,5 тонна ит тәкъдим ителде. Сәүдә чараларын уздыру өчен 2,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителде», - диелә хәбәрдә.

Республикада ярминкәләр Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзән районында ике мәйданчыкта, Түбән Кама районында өч мәйданчыкта һәм башка муниципалитетларда уза.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта башланып китте. Аларның эше 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы ярминкәләре