Өч яшүсмер югалган
Фаҗига якынча 7 мартта килеп чыккан.
Фаҗига якынча 7 мартта Звенигород янындагы Одинцовский районында булган. 13 яшьлек Алинә Арсланова, 12 яшьлек Богдан Савельев һәм Иван Поздняков белән урамга чыгып китә. Яшүсмерләр шул китүдән өйләренә кайтмыйлар.
Аларны соңгы тапкыр елга ярында күрәләр. Биредә аларның эзләре һәм башлыклары табыла. Әмма үзләре әлегәчә юк.
Бер балыкчы бер яшүсмерне агым алып китүен дә күрә.
Яшүсмерләрне «Ангел» вертолет отряды эзли. Операциядә 153 кеше һәм 17 берәмлек техника катнаша.
Хокук саклау органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев