Өч кеше һәлак булды
Авыр хәлдәге 10 кешене самолет белән Мәскәүгә озаттылар.
Кичә Түбән Каманың «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә шартлау булды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының якынча мәгълүматлары буенча әлеге фаҗигадә 72 кеше зыян күрде, 3 кеше һәлак булды.
Авыр хәлдәге 10 кешене «Ил 76» самолеты белән Мәскәүгә озаттылар. Аларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Центроспас» бригадасы табиблары озата барды.

Исегезгә төшерәбез, 31 мартта Түбән Каманың сәнәгать зонасында шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкты. Гадәттән тыш хәл синтетик каучук җитештерү предприятиесендә булды. Җиһазларны төзәткәндә ни сәбәпледер газ катнашмасы яна башлый, аннары шартлый.
Нәтиҗәдә өч кеше, шул исәптән 29нчы янгын бүлеге командиры 27 яшьлек Марат Нәҗипов һәлак булды. Ул Түбән Кама политехник көллиятен тәмамлаган, 2024 елдан бүлек командиры вазифасында эшләгән.
Эзләү-коткару эшләре барышында тагын 3 янгынчы зыян күргән.
Фаҗига сәбәпләрен тикшерү эшләре башланды. Тикшерү эшләрен РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контроленә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев