Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыйфатлы ризыклар – ярминкәдә!

10 сентябрьдә Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

Шәһәрнең өч урынында – «Южный» агросәнәгать паркында, «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда һәм Ипподромда Актаныш, Тукай, Сарман, Минзәлә районнарының һәм Чаллының азык-төлек җитештерүчеләре сәүдә итте. Ярминкәнең өстенлеге – товар чагыштырмача арзан бәядән сатыла. Монда азык-төлек «табадан гына төшкән», аны кабып карарга һәм сатулашырга була. 

Мин Ипподромдагы ярминкәгә бардым. Биредә Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман районы авылларында яшәүче фермерлар тавык итен килограммын 250-300 сумнан, сыер итен килограммын 400-600 сумнан, балның 3 литрын 1300-1500 сумнан, бәрәңгене килограммын 18-26 сумнан, кишерне – 26, кәбестәне – 15, чөгендерне – 20 сумнан, сөтнең 1,5 литрын 100 сумнан саттылар. Карбыз сатучылар бигрәк тә юмарт. Авырлыгы күпме булуга карамастан, бер карбызны 100 сумга бирделәр. 

Ярминкәдә ул көнне сатучылар да, сатып алучылар да күп түгел иде. Әмма һәр сатучы янына үзенең клиентлары җыелган. «Тавыкларга ризыкларны аертылган сөттә пешереп ашаттым. Ит бик тәмле, хәләл. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Алар безне көтеп тора», – диде Минзәлә районыннан килгән Раушания Садретдинова. 

– Үз хуҗалыгыбызда күпләп тавык-бройлерлар үстерәбез. Һәр елны ярминкәдә катнашабыз. Аллага шөкер, беренче көн булуга карамастан, кеше йөрде. Алга таба да киләчәкбез, – диде Актаныш районы Күҗәкә авылыннан Әлфинур Кашапова. Ул яшь чебиләрнең бер килограммын 270 сумга, аш өчен тавыкларны – 200 сумга, бавырны 200 сумга сатты. 

Сатучылар кебек үк сатып алучылар да ярминкәне көткәннәр. «Тавык ите ашый алмыйм. Бер ай инде тәмле сыер итеннән шулпа ашаганым юк иде. Актаныш уңганнарыннан ит алдым әле. Рәхмәт, сайлап, бәясен төшереп бирделәр», – ди 86 яшьлек Сания Хафизова. 
Килограммын 350 сумнан сарымсак сатучы апа янына да күп кеше җыелган иде. «Олыгайдык, хәзер бакчада эшли алмыйбыз, сезонлы авырулар вакытында гел сарымсак ашыйбыз», – диде Рәнит Вәлиев. 

Ярминкәдә шулай ук кондитер әйберләре, сөт-май ризыклары, җиләк-җимеш, чикләвекләр, чәчәкләр, җылы киемнәр бар иде. 
Ярминкәләр киләсе атналарда да һәр шимбә көнне «Южный» агросәнәгать паркында, «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда һәм ипподромда иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр эшләячәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә Татарстанда җитештерелгән