«Оешмалар тирәсендә дә чәчәкләр үсәргә тиеш!»
Мэр «Чаллы Икмәге» һәм «Челны Холод» оешмаларын үрнәк итеп куйды
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәеш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов сөйләвенчә, Чаллылыларның ялы уңайлы гына түгел, ә матур да булсын өчен, «Мәдәният һәм ял паркы» командасы масштаблы әзерлек уздырган.
Шәһәрнең 102 чәчәк түтәленә 1,5 миллион орлык чәчелгән! Шул исәптән:
• 150 300 тюльпан;
• 4 500 вазонда ампель петунияләре.
Бу чәчәкләрне парк хезмәткәрләре үз теплицаларында үстергән. Бу уңайдан Наил Мәһдиев та фикерен белдерде: «Берничә ел элек Сәлим Ханнанович белән бу эшкә ныклап тотындык. Чаллыда чәчәкләр нибары 350 кашпога утыртыла иде. Ел саен аларның санын арттырырга карар кылдык. Быел кашполарның саны 4 мең 500 данәгә җитте! Сизәсезме, нинди аерма. Миллион ярым үсентене эшчеләр үз куллары белән һәр орлыкны зубочистка ярдәмендә җиргә төртә. Кеше күзенә күренми торган хезмәт барыбызны да сөендереп тора».
Шәһәр җитәкчесе Чаллы оешмалары яны да матур булырга тиеш диде. Ресторан, кафе, административ биналар яны, җитештерү оешмалары территориясендә дә чәчәкләр үсәргә тиеш. Наил Мәһдиев «Чаллы Икмәге» һәм «Челны Холод» оешмаларын үрнәк итеп куйды
Шәһәрне төзекләндерүдә яшь чаллылылар да катнаша. Июнь аенда «Мәдәният һәм ял паркы»на 50 мәктәп укучысы эшкә урнаштырылган. Алар туган шәһәребезне чиста һәм матур итүгә үз өлешләрен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев