Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олег Газманов: «Миндә татар каны бар»

Җырчы Чаллыда концерт куйды.

Чаллыга концерт программасы белән Россиянең халык артисты Олег Газманов килде. "Морячка", "Мои ясные дни", "Есаул", "Смуглянка" кебек җырлары белән халык күңелен яулаган җырчы сәхнәне элеккечә кыздырды. 

"Зал шыгрым тулы иде. Олег Газманов җырлаганда бөтен халык җырлады. Биеделәр. Концерт патриотик рухта барды. Шулхәтле күңелле узды", - дип фикерләре белән уртаклашты "Идел-Урал инвалид спортсменнар хәйрия фонды рәисе Ракит Әбделманов. 

Олег Газмановны сәхнәгә чыгып зурлаганнар. Түбәтәй, "Татарстан батырлары" китабы һәм чәк-чәк бүләк иткәннәр. Чаллы тамашачысының шулай җылы кабул итүенә җырчы шаккаткан. 

"Олег Газмановтан татар ясадык та куйдык. Үзе дә "мин хәзер татар аксакалы булдым, бик горурланам", диде. "Дөресен генә әйткәндә, миндә татар каны бар бит" дип тә өстәде", - ди Ракит Әбделманов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев