Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олег Кинҗәгулов Чаллы театрына башкарма директор билгеләнү хәбәрен кире какты

Руслан Исмәгыйлевның Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры итеп билгеләнүе турындагы мәгълүмат расланмады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтте.

Кичә театрның сайтында башкарма директор итеп Руслан Исмәгыйлев билгеләнүе турында хәбәр барлыкка килгән иде, сәнгать җитәкчесе мәгълүматны кире какты. Ул сайтта дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килүен пиар-менеджерның ашыгуына бәйләп аңлатты.

«Устав үзгәрү сәбәпле директор вазифасы башкарма директор статусын ала. Әлегә бу урын вакантлы», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Шушы көннәрдә Татарстан Мәдәният министрлыгы ике дәүләт театрының идарә концепциясенә үзгәреш кертте. Боларның берсе — «Әкият» татар дәүләт курчак театры, икенче — Чаллы татар дәүләт драма театры. Татарстан мәдәният министры бу ике театрга сәнгать җитәкчеләре билгеләде. Театр уставы буенча театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев