Яңалыклар тасмасы

Олимпия призерлары мастер-класс күрсәтте

Чаллының 400 еллыгына багышланган чаралар кысаларында 11нче спорт мәктәбендә танылган волейболчылар белән очрашу узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чакыруы буенча спорт мәктәбенә танылган спортчылар Алексей Казаков һәм Андрей Егорчев килде. Алар – Олимпия уеннары призерлары, атказанган спорт мастерлары, Европа һәм дөнья чемпионнары.

Шәһәребезнең яшь спортчылары кунакларга төрле сораулар бирде. Волейболчылар үзләренең спорттагы тәҗрибәләре турында сөйләде һәм яшьләргә киңәшләрен җиткерде.
Аннары Алексей Казаков һәм Андрей Егорчев яшь спортчылар өчен мастер-класс үткәрде. Алар волейбол алымнарын күрсәтте, балаларның уенын карады һәм файдалы киңәшләр бирде.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт волейбол

Нет комментариев