«Җомга көн, кич белән...» спектаклен Аяз Гыйләҗевның гаиләсе дә карады
Бибинурның протатибы кем?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга "Җомга көн, кич белән..." спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә театрның күпчелек артистлары һәм студентлар катнашты.

Төп рольдә әниле-кызлы Имамовалар. Бибинурны Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова, аның яшь чагын кызы Назгөл уйнады. Зөһрәбану ролендә Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова.
Спектакль Бибинурның авыр язмышы турында. Ул балаларны җәлләп хатыны үлгән Габдуллаҗанга кияүгә чыга. Өч баланы тәрбияләп үстерә, әмма олыгайган көнендә ялгыз кала. Балалары 8 ел кайтмыйлар. Әмма Бибинур аларга үпкәләми. Ул бөтен кешегә игелекле була, гомерен шуларга багышлый. Гомере буе үзен кимсеткән игезәк соңары Зөһрәбануга да үпкә сакламый...
Спектакльдә катнашкан артистлар үзләренең рольләрен оста башкардылар.
Тамашачылар Рәзил Фәхретдиновны, Чулпан Әскәрованы яңа яктан ачтылар. Назгөл Имамова әйбәт актер булыр дигән өмет бар.
"Көчле спектакль. Нурия Сәлахова оста уйнады. Энҗе Шиһапова гадәтәгечә башкалардан аерылып тора", - диде Валентина Ибраһимова.
"Мин үзем өчен түгел, кызым өчен күбрәк борчылдым. Шөкер Назгөлем тырышты. Тамашачылар аның тәүге ролен җылы кабул итте", - диде Миләүшә Имамова.
Тамашачылар арасында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа, улы Искәндәр, оныклары бар иде.
"Аяз 1970-80нче елларда Чаллыдан кайтып та кермәде. Шунда "кайнады". Биредә милли рухлы театрны, сәнгатьне ярата торган кешеләр яшәячәк дия иде. Аязымның өметен аклаганыгыз өчен рәхмәт. Мин Чаллы халкының театрны хөрмәт итүенә ышандым. Спектакльне башыннан ахырына кадәр яратып карадыгыз. Авыр әсәргә алынып, аңа үзенчә рух биргән Олег Кинҗәгуловка рәхмәт", - диде Нәкыя апа Гыйләҗева.
Ул Бибинурның прототибы кем икәнен дә әйтте. "Бибинур ул мин үзем", - дия иде Аязым. Бибинур - ул изге зат иясе. Аяз да шундый иде", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев