Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онкологик авыруларны алдан кисәтү өчен нинди тикшеренүләр үтәргә була?

Табиблар киңәше.

Гомуми тикшеренү:
– Флюорография – елына бер тапкыр.
– УЗИ (корсак куышлыгы органнары һәм калкансыман биз) – ике елга бер тапкыр.
– Колоноскопия (юан эчәкнең эчке өслеген тикшерү) – ике елга бер тапкыр.
– ФГДС (фиброгастродуоденоскопия – ашказаны-эчәк трактының өске өлешләрен тикшерү) – ике елга бер тапкыр.

Хатын-кызлар өчен:
– Күкрәк бизләренә УЗИ / Маммография – 35 яшьтән соң ике елга бер тапкыр, 50 яшьтән соң – ел саен.
– Кече оча органнарына УЗИ үтү – елына бер тапкыр.
– Цитологиягә мазок тапшыру (аналык муентыгы яман шешен искәртү өчен) – елына бер тапкыр.

Ир-атлар өчен:
– ПСА дәрәҗәсен тикшерү өчен кан тапшыру (простата бизе яман шеше маркерлары) – елына бер тапкыр.
– УЗИ ярдәмендә простата бизен тикшертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев