Онкоүзәктә тернәкләндерү буенча проект эшли башлады
Яңалыклар тасмасы

Онкоүзәктә тернәкләндерү буенча проект эшли башлады

Очрашу күкрәк рагына операция ясаткан хатын-кызлар өчен

Чаллының онкология үзәгендә эшли башлаган пилот проект пациентларга физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да дәвалану өчен мөһим, ди оештыручылар.  Беренче чарада Казан шәһәреннән килгән иснтруктор-методист Руслан Нурмангазиев аралашуга корылган лекция уздырды. Хатын-кызлар белгечкә үзләрен борчыган сорауларын бирде. Операциядән соң нәрсә ярый, нәрсә ярамый, тизрәк һәм нәтиҗәле тернәкләнү өчен нәрсәгә игътибар итәргә, нинди витаминнар эчәргә – Руслан Нурмангазиев шуңа охшаш сорауларга аңлатма бирде.

Очрашудан соң саф һавада дәвалау гимнастикасы узды.


онкоцентр рак онкология

Нет комментариев