Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оныгы бабасының каберен 13 ел эзләгән

Шәйхетдинов Минһаҗетдин Шәйхетдин улы Новгород өлкәсенең Ямно авылын азат иткәндә һәлак була.

Шәйхетдинов Минһаҗетдин Шәйхетдин улы 1905 елның 25 маенда Маткауш районы (хәзер Минзәлә районы) Куян авылында крестьян гаиләсендә туа. Актаныш районы Түке авылы кызына өйләнә. Сугышка кадәр аларның 4 баласы була. Бишенче бала 1942 елның 2 гыйнварында туа. Әтисе улының тууын белми дә кала.  

Ул сугышка 1941 елның 28 августында 490нчы запас полкка чакырыла (Мари Республикасындагы Суслонгер). Анда ул пешекче вазыйфасын үти. Лагерьдагы авылдашларының ачлыктан интегүен күрү авыр булганлыктан, ул үзе теләп фронтның алгы сызыгына китә. Новгород өлкәсенә эләгә. 58нче аерым укчы бригадасында дошманнарга каршы сугыша.  

1942 елның 13 гыйнварында Новгород өлкәсенең Ямно авылын азат иткәндә һәлак була һәм шул авыл янында җирләнә. Хәзерге вакытта Новгород өлкәсенең Захарьино авылында туганнар каберлегендә күмелгән. 

Оныгы Гөлшат Галәветдинова бабасының каберен 13 ел эзли: архивларга яза, «КНИГА ПАМЯТИ» редакциясе белән хатлар аша хәбәрләшә.

Әлеге хатны безгә Минһаҗетдин абыйның 1942 елда туган иң кечкенә улының кызы, Чаллы шәһәр башкарма комитетында баш белгеч, тәрҗемәче булып эшләүче Гөлфия Гарипова җибәрде.

#МойГеройМояСемья #ГероиПобеды #ДеньПобеды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев