Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Паралимпия чемпионы БСМПда катлаулы операция кичерде

Аңа кан тамыры фильтрын алдылар.

Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә уктан ату буенча паралимпия чемпионы Алексей Леоновка операция ясадылар. Кан тамырыннан тромблар булдырмаучы кава-фильтрны алдылар. Аны спортчыга 13 ел элек куйган булганнар. Әлеге кечкенә җайланма таркалып, сәламәтлегенә зыян сала башлаган.

26 февральдә Россия чемпионатында алтын медаль яулап, 35 яшьлек Алексей Леонов, кичектермичә, БСМПга оперциягә ята. Бу катлаулы эшкә рентгенхирург Марат Шәрәфетдинов алына. 

-    Фильтрны чыгаруы җиңелләрдән түгел. Ул, кан тамырында бозылып, бөтенләй чыкмаска мөмкин. Бу очракта пациентның эче авырта башлый. Без муен һәм бот тирәсеннән тишеп кереп, фильтрны эләктереп алдык, - дип сөйләде табиб. 

Операция катлаулы булуына карамастан, наркозсыз узган. Табиб әйтүенчә, тернәкләнү өчен дә күп вакыт кирәкми. 35 яшьлек Алексей Леонов инде туганнары янына кайтып китте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә табиблар