Пассажир һәлак булды
Аңа 44 яшь иде.
Кичә Түбән Кама районында Казан – Оренбург автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүенчә, Volkswagen Polo автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читендә торган прицеплы DAF йөк машинасына бәрелгән.
Нәтиҗәдә җиңел автомобильнең 44 яшьлек пассажиры фаҗига урынында һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев