Педофилны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр
Суд шундый карар чыгарды.
Татарстанның бер районында ир-ат 15 ел дәвамында үзенең кызларын мәсхәр итеп яши. Аларның гаиләсендә 5 бала: 1 малай һәм 4 кыз үсә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча ир-ат 15 ел дәвамында 6-15 яшьлек кызларны көчләгән.
Кызларның әйтүенчә, бу хәл даими булган.
Кызлар кияүгә чыккач кына педофилның вәхши гамәлләре ачыкланган. Бер кыз кияүгә чыккач бу хәл турында иренә сөйләгән. Ир-ат исә бу хәл турында гаиләдәге икенче кызга өйләнгән дустына әйткән.
Егетләр хатыннарының әтисе янына барып, аңардан бу хәлләр турында мәгълүматлар алганнар һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Суд ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев