Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия кемнәргә автомат рәвештә билгеләнә?

Социаль фонд җавап бирде.

Быел Чаллыда 304 кешегә картлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнде. Татарстан буенча - 2 307 кешегә. 
 
Пенсия документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә рәсмиләштерелде. Моңа Социаль фондның мәгълүматлар тупланган системасы ярдәмендә ирешелде.

Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, пенсия күләме турыдан-туры бәйле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булырга тиеш. 
Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын Дәүләт хезмәтләре порталында яисә ТР буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхси счет торышы турында чыгарылмага заказ биреп тикшерергә мөмкин.

Эшчәнлек турында белешмәләр тулы булмаган очракта, гражданнар, төшеп калган чор өчен стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документларны тапшырып, шәхси счетны корректировкалау турында гариза бирә алалар. 

«Безнең белгечләр гражданинның шәхси лицевой счётын мөмкин кадәр тулырак итү буенча барлык чараларны күрәләр: архивларга запрослар җибәрәләр, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең шәхси счетларын төгәл һәм тулы алып баруларын контрольдә тоталар. Барлык мәгълүматлар дөрес һәм тулы булса, иминият пенсиясен билгеләү өчен өстәмә документлар кирәк булмый. Бары пенсия яше җиткәнче бер ай алдан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында гариза бирү дә җитә”, - дип ачыклык кертте ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яше тулган ир-атлар чыга ала. 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри шарт булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев