Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларны алдыйлар

Мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан

Татарстанда мошенникларның үзләрен социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, алдалап шәхси мәгълүмәтләрне әйттерү очраклары арткан. Әлеге кешеләр песнионерларга  «стажыгыз исәпкә кермәгән» дип, тиз арада  яңадан исәпләү  кирәклеген әйтә. Моның өчен, имеш, паспорт мәгълүмәтләрен, карта номерын, ПИН-кодны яки «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан парольне сорыйлар, шулай ук пенсияне «яңа» счетка күчерергә ышандыралар.
Беркемгә дә бу шәхси мәгълүмәтне телефон аша әйтмәгез! Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да мондый мәгълүмәтне шалтыратып сорамый. Шикләнсәгез, 8 800 100 0001 номеры буенча контакт- үзәккә шалтыратыгыз. Уяу булыгыз, якыннарыгызны да кисәтеп куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев