Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр тапшырачак

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр тапшырачак.

Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан түләүләр Россия Федерациясе территориясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстония Республикасында, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы һәм Днестр буе Молдавия Республикасы территорияләрендә даими яшәүче  «Ленинградны саклаган өчен» медале яисә «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына 50 мең сум күләмендә түләнәчәк.
«Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Яр Чаллының 10 гражданы Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак. Түләү граждан мөрәҗәгатеннән башка автомат рәвештә билгеләнәчәк һәм ноябрь пенсиясе белән бергә түләнәчәк.  
Татарстанда мондый түләүне республиканың 137 гражданы алачак. Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 6 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация