Пермь университетында атыш оештыручы тоткарланган
Ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән.
Хокук сакчылары Пермь дәүләт университетында атыш оештыручыны тоткарлый. Тоткарланганда ул яралана, чөнки каршылык күрсәтергә тырышкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән. Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында төгәл мәгълүматлар ачыклана.
Бу факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынына криминалистлар чыккан.
Исегезгә төшерәбез, бүген, сәгать 10нар тирәсендә, Пермь дәүләт университетында билгесез зат утлы коралдан һөҗүм оештырган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев