Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок» дигәч, таякка таянып булса да килдем»

«Шәһри Чаллы»ның җырлы-биюле тамашасына Тукай районы Калмия авылыннан Гайшә апа да килде.

– Бәйрәм әле башланып кына китте, ә миңа барысы да кызык, барысы да күңелле. Искиткеч шәп чара ясагансыз! Кызганыч, үзем озак басып тора алмыйм, таяк белән генә йөрим. Шуңа концертны читтән генә, эскәмиягә утырып күзәтәм. Авылдашым, ахирәтем Хәния Гәрәева «Пятачок»ка барып кайтыйк дип тәкъдим иткәч, бер дә икеләнеп тормадым. Таякка таянып булса да килдем!

Аерып кына монысы ошады, монысы ошамады дип әйтеп булмый. Бөтенесе дә уйланылып эшләнелгән. Афәрин диясе генә кала! Алып баручылар үзенә күрә бер бизәк. Артистлар – анысы икенче бизәк. Телевизордан гына күреп ияләшкән артистларны якыннан күрү, аларны тыңлап утыру – үзе ни тора! – дип сөйләде Гайшә апа. 

Концертта «Шәһри Чаллы» коллективы тарафыннан күп кенә конкурслар оештырылды. Такмакларны гармунга кушылып җырлау бәйгесенә катнашырга теләүчеләр шактый күп булды. Алып баручылар Резидә Ганиева белән Сәрия Гарипова иң-иңнәрен генә сайлап алдылар. 

 

– Сезнең газетаны гел күзәтеп барам. Сайттан да кереп, өемә кайткач та яратып укыйм. Аннары ВКонтакте төркеме аша да кызыклы постларны көтеп алам. Бүгенге көндә газета-журналларны өйгә яздырып уку яклы мин. Бу бит безнең милли татар матбугаты. Вафат булган ирем дә укырга бик яратты. Аеруча да булган гыйбрәтле хәлләр, ачы язмышлар күңелгә үтеп керә. Нинди генә язмышлы кешеләр юк бит... Менә шуларны кайдандыр табып, кешегә аңлаешлы итеп күрсәтә дә, чыгара да беләсез сез. «Шәһри Чаллы» уздырган бер бәйгедә дә катнашмыйча калганым юк. Әле күптән түгел битемә массаж ясатып кайттым, искиткеч булды ул! Ә бүген исә такмаклар җырладым да, тагын бүләкле булдым.  

Аннары тормыш иптәшем вафат булгач үзем генә калдым... Дистәләгән ел ир белән яшәргә өйрәнгәч, үзең генә калу – үлем белән бер икән. Тәвәккәлләдем дә шулай ук сезнең газета аша «Үземә тормыш иптәше эзлим» дип, игълан бирдем. Бик күп кешедән шалтырату кабул иттем. Әле бер ир-ат белән интернет аша гына аралашып торабыз, күрешеп тә алырга исәп бар, – дип сөйләде Зиләйлүк Шамгунова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев