Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачокта бала-чаганың да күңелен күрә беләләр»

«Шәһри Чаллы» газетасының иң шәп җәйге проекты - Пятачокларыбыз үзенә күрә бер күңел юанычы булды. Чөнки бездә бар да түләүсез, билет та аласы юк. Халык монда күңел ачарга гына түгел, бер-берсе белән күрешергә дә килә.

Альбина Мөхәммәтҗанова белән Роза Мирзаханова Җиңү паркы белән янәшәдә генә яшиләр. 

– Паркта уздырылган бөтен чараларга да йөрергә тырышабыз. «Пятачок» турында ишетеп беләбез, әлбәттә. Безнең бабай бик актив кеше. Биергә бик ярата. Аның үгетләвенә дә кушылдык, җаебыз да чыкты – «Пятачок»ка килдек менә. Нишләп иртәрәк йөрелмәгәндер?! Шуңа аптырыйбыз... Бигрәк күңелле бит. Иң мөһиме: бөтенесе бушка, әле, җитмәсә, бала-чаганың да күңелен күрә беләсез. Әле менә туңдырма тараттылар балаларга. Аларга күп кирәкми бит инде! Сабыйлар сөенсә, үзебезгә икеләтә рәхәт. Рәхәтләнеп җырлап, булдыра алганча биеп, күңел ачарга исәп! – дип сөйләделәр безгә шәһәрдәшләребез. 

Пятачок турында тулырак репортажны моннан укый аласыз. 

Фоторепортаж монда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев