Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Планлы медицина ярдәме күрсәтелми

Бу - санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулы булудан килеп чыккан чара.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, 2022 елның 2нче февраленнән республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды. Бу - санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулы булуыннан килеп чыккан чара. Документтан күренгәнчә, зурларга планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылып тора. Бу медицина тикшерүе узу һәм диспансерлаштыруга кагыла. Шулай ук 65 яшьтән узган өлкәннәрне (вакцина ясатудан тыш) хастаханәләргә алып барырга да рөхсәт ителми. Йөкле хатыннар һәм хәле авыр булган кешеләргә исә медицина ярдәме кичектерелмичә күрсәтелә. Балалар һәм яшүсмерләргә  медицина тикшерүе дә уздырылмый. Бусы балалар бакчаларына йөрүне рәсмиләштерүгә кагылмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм