Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев пляжларда тыюлар кертте

«Полицияләр, җәмәгать тәртибен саклаучылар эшчәнлекләрен активлаштырырга тиеш», - ди ул.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Яр Чаллы инспекторлык бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рафик Авзалов Чаллыда су объектларының коену сезонына әзерлеге турында сөйләде. Чаллыда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен махсус әсбаплар белән җиһазланган 11 пляжда (аларның 5е шәһәр эчендә) ял итеп була. Коену сезоны 31 августка кадәр дәвам итә. 

Табеев исемендәге яр буендагы шәһәр пляжы, «Сандали», Үзәк урамдагы «Су Анасы», Раскольников урамындагы «Добрый ветер» вейк-паркы шәһәрдәшләр арасында аеруча популяр. Быел «Навигатор» спорт мәктәбе янындагы «Урман» пляжы ачылды. 

Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, мәктәпләрдә, лагерьләрдә, предприятие һәм оешмаларда профилактик очрашулар үткәрелгән.  
Ял итү урыннарында махсус белемле 35 коткаручы эшли.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кушты.

 «Безнең бурыч –  кешеләрнең, балаларның гомерен саклау. Пляж спиртлы эчемлекләр эчкән кешеләр урыны түгел. Участок полицияләре, җәмәгать тәртибен саклаучылар халык күпләп ял итә торган паркларда, яр буйларында, пляжларда эшчәнлекләрен активлаштырырга тиеш. Пляжларны видеокүзәтү камералары белән җиһазларга кирәк, шәһәр эчендәге ял итү урыннарында алкогольле эчемлекләр сатуны тыегыз», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пляж мчс су елга