Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подсолнухи посёлогында яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерә

Тагын ни булган?

Подсолнухи күпбалалы гаиләләр посёлогында төзелеш җанланып китте. Җиңүнең 70 еллыгы урамында, ниһаять, юл сала башладылар. Аны Әҗмәкәй авыл җирлеге җитәкчелеге ике ел элек үк ясарга вәгъдә иткән иде. Әмма быел гына боз урыныннан кузгалды. Тик биредә яшәүчеләр артык сөенми. Киресенчә, канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, юлларны тиешенчә ясамыйлар. Яз җитү белән ул ватылып бетәчәк. Аннан соң, бик тар - киңлеге нибары 4 метр ярым. 

- Ике машина аннан авырлык белән үтәчәк. Юл читенә чыгып йөрисе булачак. Яңгырлар башланса нишләрбез? Тагын саз, пычрактан йөрергә туры киләчәк. Юлларны начар ясыйлар. Җир катламын берничә сантиметр гына алалар. Соңыннан өстеннән вак таш сибәчәкләр. Яз-көз ул тагын утырып, батып бетәчәк, - дип борчыла Радик Галләмов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев