Поезд белән бәрелешкән машина шоферы үлгән
Ир-ат берничә операция кичергән.
29 июльдә Казан-Адлер поездына бәрдергән «КАМАЗ» йөк машинасы йөртүче 43 яшьлек ир-ат чираттагы операциядән соң, тернәкләнә алмаган.
Машина поезд белән бәрелешкәч, поездның берничә вагоны рельстан чыккан иде. «КАМАЗ» машинасының кабинасы аерылып чыккан.
Йөк машинасы шоферы 43 яшьлек ирне җитди травмалар белән Вологоград хастаханәсенә салган иделәр. Анда аңа берничә операция ясаганнар. Соңгысыннан соң ул вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев