Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Үлемсез полк» акциясендә 76 меңнән артык кеше катнашты – ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО

Колоннаның алгы сафында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, төрле идарәләр һәм оешма-предприятие җитәкчеләре барды.

9 Май – Җиңү көнендә Чаллы үзәгеннән 76 мең кеше катнашында «Үлемсез полк» үтте. Алар шәһәр хакимияте яныннан җыелып, Хәсән Туфан проспекты буйлап, төп мәйданга кадәр бардылар. Шамил Усманов урамы һәм “Сити-Молл” сәүдә үзәге яныннан теләгән һәркем акциягә кушылып китә алды.  

Коронавирус аркасында әлеге масштаблы чара ике ел онлайн-форматта узганнан соң, быел шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп, Чаллы үзәге урамнары буйлап җәяү узды. 

– Әлеге акция бик кирәк дип саныйм. Һәр елны катнашырга тырышам. Алга таба да шулай булса иде! Бу бит безнең ветераннарыбызга чиксез хөрмәт һәм дан билгесе. Әлеге чара аша без яшь буынга да үрнәк күрсәтәбез. Алар безнең үткәнне, җиңүнең нинди кыенлыклар белән яулап алганны белеп үсәргә тиешләр, – дип сөйләде шәһәрдәшебез Мәрзия Шәрапова. 

– Фотографиядә әтием – Сафа Хөснетдин улы Бәхтиев. Сугыш башланып, ике ел үтүгә йортыбызга кайгылы хәбәр килгән. Әтиебез батырларча һәлак булган. Кәгазь кисәгендә “Сезгә пособиеләр дә киләчәк” дигән хәбәре дә булган. Әмма бернәрсә дә булмады... Әнкәй безне – дүрт баланы үстерде. Миңа ул вакытка нибары 3 ай иде... Хәзер инде үзем генә калдым. Куркыныч ачлык елларын күрдек, үз өстебездә бар авырлыкларны татып үстек. 

1971 елда мин “КАМАЗ”га эшкә килдем. Биредә 37 ел хезмәт куйдым. Кыздларым да заводта эшлиләр. Аллага шөкер, исән-саулар. Мин дә алар белән торам. 
“Үлемсез полк” акциясендә һәр елны катнашам. Әлеге чараның кирәклеген һәм мөһимлеген сүз  белән әйтеп бетереп тә булмый, – дип күз яшьләре аша сөйләде  81 яшьлек Закирҗан Бәхтиев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев